Газетага язылу

Татарстанда 200 меңнән артык пенсионер махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтә

Татарстанда 200 меңнән артык пенсионер махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә җәлеп ителгән.

Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков хәбәр итте. "Безнең оешма, барлык районнарда бүлекчәләре булганлыктан, СВО сугышчыларына гуманитар ярдәм күрсәтү буенча зур эш башкара.

Оешкан 1258 төркемдә нигездә пенсионерлар эшли. Бу 45 меңнән артык кеше", - дип сөйләде ул. Иштиряков билгеләп үткәнчә, пенсионерлар маскировка челтәрләре үрәләр, сугышчылар өчен киемнәр әзерлиләр, коры ашлар әзерлиләр һәм хәрбиләргә ярдәм күрсәтү буенча башка эш башкаралар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре