Катнашучылар ачык конкурс аша сайлап алыначак. Гаризаны Беренчеләр Хәрәкәтенең беренчел бүлекләрендәге остазлар, балалар сменалары вожатыйлары, шулай ук 18 яшьтән өлкәнрәк, остазлык эшчәнлеге алып баручы студентлар, ата-аналар һәм башка гражданнар бирә алачак.
Гаризаларны кабул итү 1 апрельдә башлана, нәтиҗәләр майның икенче яртысында билгеле булачак. Конкурс турында тулырак мәгълүмат, шулай ук җиңүчеләр исемлеге Татарстандагы Беренчеләр Хәрәкәтенең социаль челтәрләрендә бастырылачак.
Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте Россия Президенты Владимир Путинның указы нигезендә оештырылды. Хәрәкәт «Беренчеләр» исемен Мәскәүдә узган Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең I съездында тавыш бирү нәтиҗәсендә алды. Делегатлар шулай ук эшнең 12 юнәлешен һәм 11 гомуми кыйммәтен расладылар, алар арасында «Тормыш һәм кадер-хөрмәт», «Ватанпәрвәрлек», «Яхшылык һәм гаделлек», «Иҗади хезмәт», «Ныклы гаилә» һәм башкалар бар. Катнашучыларның төп миссияләре – «Россия белән булу», «Кеше булу», «Бергә булу», «Хәрәкәттә булу», «Беренче булу». Хәрәкәт эшчәнлеге буш вакытны оештыруга, балаларның тулы канлы үсеше һәм үз-үзен тормышка ашыру мөмкинлекләрен тудыруга, шулай ук һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлдерелгән. Хәрәкәткә алты яшьтән керергә мөмкин. Катнашучылар: башлангыч гомуми, төп гомуми, урта һөнәри һәм югары белем программалары буенча белем алучы балигъ булмаганнар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез