Татарстанда 2024 елгы бюджет керемнәре 55 миллиард сумга диярлек артты

2024 елда Татарстан бюджетының керем өлеше – 54,6 миллиард сум, чыгым өлеше – 39,2 миллиард сумга артты. Бу хакта закон проектын җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының өченче утырышында кабул иттеләр.

«Бюджетның керем өлешен 54,6 миллиард сумга, шул исәптән, салым һәм салым булмаган керемнәр буенча 50,2 миллиард сумга, арттыру күздә тотыла. Үзгәрешләр бу елның сигез аена алынган керемнәр һәм ел йәмгаклары буенча фаразларга бәйле рәвештә кертелә», – диде Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин.

Бюджетның чыгым өлешен 39,2 миллиард сумга арттырдылар. Соңгысы нигездә илкүләм проектлар һәм федераль программаларны финанслауда катнашу, юл эшләре, социаль-мәдәни объектлар төзү, мөһим фәнни-мәдәни һәм спорт чаралары үткәрү белән бәйле, дип аңлаттылар утырышта.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре