Газетага язылу

Татарстанда 2025 елда 26 күп балалы гаилә фатир алган

Дәүләт торак фонды Татарстан Республикасы Рәтмн каршындагы күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте. 2025 ел нәтиҗәләре буенча биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 26 гаилә 44 яңа фатир хуҗалары булган. Торак тулы әзерлекле шартларда бушлай бирелгән.

Барлык тапшырылган фатирлар да заманча соципотека йортларында урнашкан. Торак чиста эшләнештә тапшырылган һәм барлык кирәкле әйберләр: сантехника, кухня плитәләре (газ яки электр плитәләре), ресурсларны исәпкә алу приборлары һәм янгын сигнализациясе системалары белән җиһазландырылган.

Барлыгы 2007 елдан бирле республиканың 650 гаиләсе ярдәм алган. Агымдагы 2026 елга инде 22 күп балалы гаилә өчен бушлай фатир бирү планлаштырылган.

Әлеге инициатива балалар белән гражданнар өчен торак шартларын системалы яхшыртуга юнәлдерелгән "Гаилә" милли проектының төп өлеше булып тора.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре