Республика Министрлар Кабинетының тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Документ моңа кадәр коррупциягә каршы экспертиза үткән.
Капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыруның кыска сроклы планын тормышка ашыру нәтиҗәсендә Татарстанның 144,8 меңнән артык кеше яшәү шартлары яхшырырга тиеш.
2027 елда якынча 134,1 мең кеше яшәгән 690 күпфатирлы йортны (гомуми мәйданы 3,7 миллион кв. метр) яңарту күздә тотыла. Ләкин 2027 елга капиталь ремонт өчен проект документларын әлегә бары тик 644 йортка гына әзерләргә планлаштыралар. Гомуми чыгымнар 8,11 миллиард сумнан артык дип бәяләнә.
2028 елга якынча 138 мең кеше яшәгән 721 күпфатирлы йортны (гомуми мәйданы 4,0 миллион кв. метр) капиталь ремонтлау планлаштырыла. Шулай ук проект документларын әзерләү бары тик 649 йортка гына планлаштырылган. Чыгымнар 8,46 миллиард сумнан артык булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез