2026 елда Татарстан халкын пенсияләр артуы көтә. Индексация берничә категориягә кагылачак.
1 гыйнвардан башлап республиканың эшләмәүче пенсионерларының иминият пенсияләре индексацияләнәчәк. Индксация күләме 7,6% тәшкил итәчәк, бу, фаразлар буенча, көтелгән инфляция дәрәҗәсеннән артачак.
Шул күтәрү нәтиҗәсендә Татарстанда иминият пенсияләренең уртача күләме якынча 2 000 сумга артачак.
Социаль пенсияләрне соңрак - 1 апрельдән арттыру планлаштырыла.
Моннан тыш, иминият пенсиясенә хокук алу өчен кимендә 15 ел рәсми хезмәт стажы булырга һәм ким дигәндә 30 индивидуаль пенсия баллы җыярга кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез