«2026 ел дәвамында без тагын 100 почта бүлеген тәртипкә китерергә планлаштырабыз. Кечкенә авыллар өчен почта хезмәтләр, посылкалар һәм беренчел кирәк-ярак товарлары алып була торган бердәнбер урын булып тора. Почта авылны шәһәр һәм тышкы дөнья белән бәйли», – дип билгеләде ул.
Хәзерге вакытта Татарстанда 1 112 почта бүлеге эшли, шуларның 852се авыл җирлегендә урнашкан. Хакимият челтәрне модернизацияләү төбәкнең социаль инфраструктурасын үстерүнең мөһим өлеше булып кала, дип ассызыклый.
2022-2025 елларда федераль программа кысаларында республикада 88 авыл почта элемтәсе бүлеге модернизацияләнде. Финанслауның гомуми күләме 449,3 млн сум тәшкил иткән.
2025 елда 30 бүлектә ремонт үткәрелгән: яртысы – Татарстан бюджеты хисабына, тагын 15е – федераль бюджет ярдәме белән. Чагыштыру өчен, 2024 елда республикада 26 почта бүлеге яңартылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез