Газетага язылу

Татарстанда 2027 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итә

13 майга булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 308 меңнән артык кеше 2027 елда өстенлекле рәвештә төзекләндереләчәк объектларны сайлау өчен оештырылган бөтенроссия тавыш бирүендә катнашкан. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Бу юлы республикада яшәүчеләр 178 парк, яр буе, бульвар, урам һәм сквер арасында сайлый ала. Территорияләр исемлеге шәһәр һәм район администрацияләре белән берлектә төзелгән. Шулай ук исемлеккә Дәүләт хезмәтләре сайтында сораштыру барышында халык үзе сайлаган 20 җәмәгать киңлеге өстәлгән.

Татарстанның теләсә кайсы районындагы бер җәмәгать киңлеген zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында сайларга мөмкин.

Бөтенроссия онлайн-тавыш бирүе 21 апрельдән 12 июньгә кадәр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формаштыру» федераль программасы кысаларында үткәрелә.

Тавыш бирүдә республикада яшәүче 14 яшьтән өлкәнрәк гражданнар катнаша ала.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре