Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасында хәбәр итте. «Хөкүмәткә, ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга һәм муниципаль районнар башлыкларына барлык чараларны билгеләнгән вакытта үтәүне тәэмин итәргә кушам", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, инвесторларны заманча җитештерү инфраструктурасы белән тәэмин итү һәм аларны мөмкин кадәр тизрәк кооперация чылбырына җәлеп итү бик мөһим. «Тармак министрлыкларына, район башлыкларына, махсус икътисади зоналар һәм сәнәгать парклары идарәче компанияләренә проектларны гамәлгә ашыруның даими мониторингын тәэмин итәргә, җитештерүне эшләтеп җибәрүгә комачаулый торган куркынычларны вакытында ачыкларга һәм, дәүләт ярдәме чараларыннан максималь файдаланып, кирәкле карарларны оператив рәвештә кабул итәргә кирәк», – диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез