Татарстанда 21 градус җылы булачак

Бүген, 17 апрельдә, Татарстанда аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми.

Көндез Казанда, Яшел Үзән, Мамадыш, Арча, Лаеш, Буа, Апас, Тәтеш, Чистай, Нурлат, шулай ук Болгарда 18-21 градус җылы булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Бөгелмә, Азнакай, Менделеевск, Алабуга, Минзәлә, Түбән Кама, Чаллы, Зәй, Әлмәт  һәм Лениногорск шәһәрләрендә һава көндез 16-19 градус җылы булыр дип фаразлана.

Көнбатышт һәм төньяк-көнбатыштан җил исәчәк. Тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән ул 14 метрга кадәр җитүе ихтимал.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре