Газетага язылу

Татарстанда 22 градуска кадәр җылы көтелә

Татарстанда 6 октябрь көнне һава температурасы 12-17 градус тәшкил итәчәк, Казанда - 13-15 градус. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Җитди явым-төшем көтелми, әмма урыны-урыны белән төньяк-көнбатыш җилнең көчәюе 11 м/с ка җитәргә мөмкин.

Дүшәмбе көнне, 7 октябрьдә, температура күтәрелә һәм 22 градуска җитәчәк, бу сишәмбе көнне дә сакланачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре