Газетага язылу

Татарстанда 22 градуска кадәр җылыта

Бүген, 14 апрельдә, Татарстанда антициклон йогынтысында җылы һәм коры һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Республикада аяз һава торышы күзәтелә, явым-төшемнәр көтелми.  Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил  исүе фаразлана.

Төнлә республика буенча 2-7, көндез 17-22 градус җылы булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

һава торышы погода

Көн хәбәре