Егет, 4 мең сум түләп, билетлар алган. Әмма алар килмәгән. Шунда ук ялган техник ярдәмгә мөрәҗәгать иткән. Акчасын кире кайтару өчен аңа кабат акча җибәрергә кирәклеген әйткәннәр. Шул 4 меңен кире кайтармакчы булып, егет барлыгы 1 059 000 сум акчасын югалаткан. Мошенниклар барлык язышуны бетергәннән соң гына ул үзенең төп башына утыртуларын аңлаган. Җинаять эше кузгатылган. Мошенникларны эзлиләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез