Татарстанда 24 градус җылы булачак

Бүген, 15 сентябрьдә, Татарстанда аяз, явым-төшемнәр көтелми. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән томан булырга мөмкин. Төнлә 4-9 градус, ә көндез 19-24 градуска кадәр җылы булачак.

Синоптиклар фаразлавынча, Татарстанда җылы һәм коры  көннәр сишәмбегә кадәр дәвам итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре