Кайбер районнарда төнлә һәм иртән томан төшәргә, урыны белән яшенле яңгыр яварга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, яшен вакытында аның тизлеге 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә температура +10..+15 градус, көндез +20..+25 градуска кадәр җылыначак.
Казанда аязучан болытлы һава торышы, кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, яшен вакытында аның тизлеге 15-17 метрга кадәр җитә. Көндез башкалада һава температурасы +22..+24 градус булыр дип фаразлана.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез