Иртәгә, 21 ноябрьдә, Татарстан буенча урыны белән 25 градуска кадәр салкын булуы көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
"2019 елның 21 ноябрендә төнлә һәм иртән Татарстан буенча урыны белән һава температурасы -20, - 25 градуска кадәр төшәр дип көтелә", - диелә хәбәрдә.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 21 ноябрьдән башлап Россиянең Европа территориясенең күпчелек өлешендә метеорологик Кыш урнашачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез