Газетага язылу

Татарстанда 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга икенче бала өчен 350 мең сум түләячәкләр

Татарстанда 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга икенче һәм аннан соңгы балалары туганда бер тапкыр бирелә торган пособие 350 мең сум күләмендә түләнәчәк.

Татарстан Министрлар Кабинетының тиешле карары коррупциягә каршы экспертиза уза.

«2032 елның 1 гыйнварына кадәрге чорга икенче баласы һәм аннан соңгы балалары туганда 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга 350 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләргә», - диелә документта.

Түләү алу өчен хатын-кызның Россия Федерациясе бюджет системасында салымнар, җыемнар һәм иминият кертемнәре түләү буенча бурычы булырга тиеш түгел. Шул ук вакытта пособие сорап бала туган көннән алып алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре