Газетага язылу

Татарстанда 2,5 миллион кешегә гриппка каршы прививка ясарга ниятлиләр

Татарстанда 2,5 миллион кешегә гриппка каршы прививка ясарга ниятлиләр.

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә июль аендагы санитар-эпидемиологик вазгыять турында сөйләде.

«Кискен вируслы һәм респиратор инфекцияләр сезоны якынлаша, ул сентябрь аенда башлана. Әлегә вазгыять хәзерге вакыт өчен хас. Атна саен 4,5 меңгә якын очрак теркәлә. Әлегә грипп очрамады, әмма халыкка вакцина ясауны бүген үк кайгыртырга кирәк», - дип белдерде ул.

Любовь Авдонина әйтүенчә, республикада 2,5 миллион кешегә вакцина ясау планлаштырыла.

«Коллективта инфекция таралмасын өчен, һәр эш бирүче хезмәткәрләрнең 70 процентны вакцинация узуын кайгыртырга тиеш», – диде ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре