Газетага язылу

Татарстанда 26 августтан 8 сентябрьгә кадәр “Игътибар – балалар!” чарасы уздырыла

Татарстанда, балаларның юллардагы иминлеген кайгырту максатыннан, 26 августтан 8 сентябрьгә кадәр “Игътибар – балалар!” чарасы уздырыла.

Быел җиде ай эчендә республика юлларында 225 авария теркәлгән: 8 баланың гомере өзелгән, 242се имгәнгән. Шул рәвешле Чаллыда, Лаеш, Югары Ослан, Биектау, Актаныш районнарында (берәр бала), Минзәлә районында (өчәү) балалар һәлак булган.
Статистикадан күренгәнчә, август-сентябрь айларында, җәйге озын ялдан соң, транспорт мохитеннән читләшеп, юлларда уяулыкларын җуйган бер мәлдә, балаларның юллардагы куркынычка эләгү очраклары арта. Узган елның август-сентябрь чорында 141 авария булган: 4 баланың гомере өзелгән, 147се имгәнгән. Бер ел эчендә балаларга бәйле юл фаҗигасе очраклары гомуми санның 26 процентын тәшкил иткән.
Дәүләт автомобиль инспекциясе “Игътибар – балалар!” чарасы кысасында балалар йөртүче шоферларны тикшерәчәк, җәяүлеләргә юл аша чыгарга комачаулаучыларны ачыклаячак, кием-салымда, мәктәп сумкасында яктылык кайтару элементларын популярлаштыру эшен алып барачак, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү акцияләре уздырачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре