Газетага язылу

Татарстанда 2,6 миллион квадрат метр торак кулланышка тапшырылган

Соңгы мәгълүматларга караганда, республикада 2,6 миллион квадрат метр торак кулланышка тапшырылган.

Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Төзүчеләр көне уңаеннан журналистлар белән очрашуда әйтте.

“2026 елның 5 августына алынган мәгълүматларга караганда, республикада 2,6 миллион квадрат метр торак кулланышка тапшырылган. Еллык планны үтәү күрсәткечләре узган елгы дәрәҗәдән артып китә”, – диде ул. Министр әйтүенчә, Татарстан торакны файдалануга тапшыру күрсәткече буенча, Мәскәү өлкәсе һәм Мәскәүдән кала, ил күләмендә өченче урында тора. “Идел буе федераль округы төбәкләре арасында без, Башкортостанны һәм Самара өлкәсен узып, ышанычлы рәвештә алда барабыз”, – диде Марат Айзатуллин.

Аның сүзләренә караганда, файдалануга тапшырылган торакның яртысы диярлек Казанга, ә тагын бер өлеше – аның тирәсендәге районнарга туры килә. “Төзелеш потенциалы турында сөйләгәндә, бүген төзелешкә 621 рөхсәт бирелгән. Узган ел белән чагыштырганда, бу – 8 процентка күбрәк һәм якынча 5,8 миллион квадрат метр торак тәшкил итә”, – диде Марат Айзатуллин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре