Газетага язылу

Татарстанда 26.06.26 датасында 600гә якын гаилә никахын теркәгән

Матур датада, 2026 елның 26 июнендә, Татарстан ЗАГСлары 600гә якын никахны теркәгән.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсендә хәбәр иткәннәр.

«Тантаналар республиканың 45 мәйданчыгында (классик никахлашу сарайларыннан алып күчмә локацияләргә кадәр) узды. 26 июнь быелның беренче яртысында иң популяр көн булды. Иң күп никахлар (114 никах) Казанда теркәлде. Шулай ук Чаллыда (74), Арчада (23), Түбән Камада (21), Тукай районында (22), Әлмәттә (16) дә язылышучылар күп булды», – дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

«Республикада никахны теркәү өчен иң популяр айлар - июль һәм август. Узган ел никахларның 30 проценты шушы айларга туры килгән. Никахларны дәүләт бәйрәмнәре – Россия көне, Татарстан Республикасы көне, Халыклар бердәмлеге көннәрендә теркәү дә популярлаша бара», – дип билгеләп үтте ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре