Бүген Татарстанда эссе һава торышы сакланачак. Республиканың Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда көн дәвамында алмашынучан болытлы һава, көндез урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар явуы ихтимал.
Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 7-12 метр, урыны белән 15-20 метрга кадәр җитә.
Температура климатик нормадан шактый югары: 22-27 градус җылы булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез