11 декабрьдә, Татарстанда элек урнашкан аномаль салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми. Юлларда кабат бозлавык хасил була. Көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил булачак, дип искәртә синоптиклар.
Төнлә төбәк буенча һава температурасы -14тән -19 градуска кадәр фаразлана, аязган вакытта 22дән 27 градуска кадәр салкын булачак. Көндез 8дән 13 градуска кадәр салкын көтелә.
Метеорологлар фаразы буенча, Татарстанда киләсе атна башына кадәр салкыннар булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез