Киләсе атна башында Татарстанда +27 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.
Шимбә көнне салкынча булачак: төнлә - +5тән +10, көндез +16дан +21 градуска җылы булуы көтелә.
Якшәмбе көнне көндез +24 градуска кадәр җылытачак.
Атна башында һәм киләсе атнаның беренче яртысында антициклон йогынтысында Татарстанда явым-төшем көтелми, ә көндезге сәгатьләрдә һава +21 - +27 градус кадәр җылыначак .
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез