Газетага язылу

Татарстанда +28 градус җылы булачак

Бүген, 20 июльдә, Татарстанда температура күтәрелүен дәвам итә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәрендә әйтелә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез явым-төшемнәр булмаячак. Иртә белән кайбер урыннарда төнлә төшкән томан саклана.
Төньяктан искән җилнең тизлеге 10 м/с ка кадәр җитәчәк. 
Көндез Татарстанда +28 градуска кадәр җылы булачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре