Татарстанда 29 градус эссе булачак

Бүген, 30 июльдә, Татарстанда эссе һәм коры һава торышы сакланачак. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, явым-төшем көтелми.

Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш юнәлешендәге җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, көндез кайбер районнарда 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Көндез +24...+29 градуска кадәр җылы булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре