Газетага язылу

Татарстанда 29 градус салкын булачак

Көчле кар-бураннардан соң Татарстанга кабат салкыннар кайта.

 Бу хакта «Татар-информ»га бүген ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

«Антициклон йогынтысында температура кимү көтелә. Көнбатыштан салкын һава массалары киләчәк. Акрынлап атмосфера басымы күтәрелә, ә температура кими башлый», - дип сөйләде ул.

Гоголь мәгълүматларына караганда, төбәк антициклонның тыл өлешендә. Якын көннәрдә температура кимү көтелә.

«Алдагы төндә республикада минималь температура -13..-18 градус тәшкил итәчәк. Аязганда -20..-23 градуска кадәр була. Иртәгә көндез -8..-13 градус салкын көтелә. 19 февральдә республикада төнлә температура -19..-24 градус, көнчыгышта -29 градус була. Көндез -9..-14 градус фаразлана. 20 февральдә температура әкренләп күтәрелә башлаячак һәм көндез -5..-10 градус тәшкил итәчәк», - дигән Гоголь.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре