«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында студотрядларда катнашучы 2 895 студент өстәмә квалификация алды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы студентлар отрядларының матбугат хезмәте.
Укулар республиканың 19 муниципаль районында һәм шәһәр округында 43 белем бирү оешмасы базасында узды. Алар арасында студентларның 63,4 проценты һөнәрләрне 35 урта махсус уку йортында үзләштергән, тагын 36,6 проценты – югары уку йортларында.
Катнашучыларның яртысыннан артыгы Казанда әзерлек узган – гомуми санның 53,5 проценты. Лидерлар рәтендә шулай ук Түбән Кама (12,1 процент), Чаллы (11,2 процент), Чистай (5,1 процент) һәм Әлмәт (3,5 процент).
Студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге директоры, Россия студентлар отрядларының Күзәтчелек советы рәисе урынбасары Василий Ислаев билгеләп үткәнчә, программа яшьләргә кирәкле һөнәр алырга һәм студотрядлар составында гарантияле эшкә урнашырга мөмкинлек бирә.
Аның сүзләренә караганда, 2021 елдан 2026 елның язына кадәр Татарстанда студентлар отрядларында катнашучы 18 меңгә якын кеше эшче һөнәрен алган, бу ил буенча белем алучыларның гомуми санының 10 проценттан артыгын тәшкил итә, дип яза Татар-информ.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез