Бүген иртән Чистай-Түбән Кама автоюлының 65 чакрымында булган юл-транспорт һәлакәте булды. Татарстан буенча Россия Тикшерү комитеты «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Исегезгә төшерәбез, Түбән Кама районында ике балалы гаилә коточкыч авариягә юлыккан. Аларның диңгезгә ял итәргә барышы булган. 3 яшьлек кызчык шундук үлгән, 6 яшьлек малай хастаханәгә озатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез