“Яшь гаиләләргә социаль ипотека торак программасы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән 2020 елның июленнән эшли башлады. Әлеге программаны алты ел дәвамында тормышка ашыру барышында республикада яшәүче 3248 яшь гаилә торак шартларын яхшыртты”, – диде ул.
Гөлзада Кычакова сүзләренә караганда, программада катнашып фатирлы булучылар Казанда күбрәк. “Башкалада яшәүче 2168 гаилә шул рәвешле торак шартларын яхшыртты. Чаллыда әлеге күрсәткеч – 447 не, Түбән Камада – 286 ны тәшкил итте”, – диде матбугат сәркатибе.
Социаль ипотека елына 7 процент ставка белән 28,5 елга кадәр бирелә. Чиратка басканнан соң гаиләдә бала туса яки уллыкка алынса, һәр балага 200 мең сум күләмендә компенсация каралган. Беренчел кертем күләме – фатир бәясенең 10 процентын тәшкил итә. “Социаль ипотека программасы кысасында ремонт белән тапшырыла торган фатирларның бер квадрат метры базар бәясенә караганда күпкә кимрәк. Мәсәлән, “Салават күпере” торак районында төзелгән соңгы йортларда торакның бер квадрат метры 124,1 мең сум тәшкил итте”, – диде Гөлзада Кычакова.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез