Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак, социаль һәм мәдәни өлкә объектларын төзү буенча федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру, шулай ук инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Габделганиев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
14 ноябрьгә файдалануга торак тапшыру планы 102%ка үтәлгән, 3 млн 234 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган. Коммерциячел төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 99%ы тапшырылган: гомуми мәйданы 1 млн 34 мең кв. метрдан артык булган 116 күп фатирлы йорт.
Социаль ипотека өлешендә еллык план 74%ка үтәлгән. Быел төзелеп бетәргә тиешле 108 йортның 38е төзелеп беткән, аларның гомуми мәйданы 111 мең кв. метрдан артык. Планның иң зур үтәлеше индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча теркәлә. Биредә 2 млн.кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 106%ы.
Гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Быел 641 алучыны үз эченә алган «Ятим балалар» категориясе буенча 260 торак урын алу өчен өч дәүләт контракты төзелгән. ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты 10 ноябрьдә дүртенче һәм бишенче дәүләт контрактлары кысаларында 357 торак урын сатып алу буенча контракт төзү хокукына ике аукцион игълан иткән.
Шулай ук республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан алтынчы дәүләт контракты кысаларында 24 торак урын алуга аукцион игълан итү буенча чаралар үткәрелә. Ятим балалар өчен билгеләнгән торак төзелеп килүче 33 күп фатирлы йортта урнашкан.
«5 һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләр» категориясендә торак алу өчен 22 сертификатның 19ы тормышка ашырылган. Калган 3 сертификат иясе өчен республиканың Дәүләт торак фонды торак урыннарын сайлауны дәвам итә.
Торак белән «Яшь гаиләләр» категориясендә 62 торак алучының өчесе генә билгеләнмәгән. Калган 59 гаилә субсидия акчаларын файдаланган инде.
Мәҗбүри күченеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күченеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр категориясендә 3 торак алучыдан бүгенге көнгә сертификат акчаларыннан файдаланып үзләренә туры килә торган торакны 2 гаилә сатып алган, ә калган торак алучыга сертификат федераль акчалар җиткерелгәннән соң рәсмиләштереләчәк.
Аннары министр социаль-мәдәни объектлар төзү һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча дәүләт һәм республика программаларының гамәлгә ашырылуы турында хәбәр итте.
«Мәгариф» тармагы буенча быелгы 10 объекттан Питрәч һәм Зеленодольск районнарында киләсе елга күчәчәк ике балалар бакчасында гына эшләр дәвам итә, алар буенча үтәлеш 75% һәм 87% тәшкил итә. Хисап чорында Казанда урнашкан мәктәпнең 1 этабы буенча төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән. Шулай итеп, агымдагы елга планлаштырылган гомуми белем бирү учреждениеләрен төзү төгәлләнде.
«Мәдәният» тармагында киләсе елга күчәчәк 4 объектта эшләр бара әле. Бу балалар сәнгать мәктәпләре, аларны төзү "Гаилә" илкүләм проекты кысаларында алып барыла. Эшләр 52%ка башкарылган.
Казандагы ләм кырларын рекультивацияләү буенча «Экологик иминлек» илкүләм проектында каралган эре экологик проектта эшләрнең гомуми күләменең 89%ы башкарылган. 6 республика һәм 2 федераль программа кысаларында инженерлык челтәрләрен модернизацияләү эшләре актив дәвам итә.
Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү республика программасы буенча 22 объектта эшләр бала, аларның гомуми үтәлеше 95% тәшкил итә. Узган ике атнада эшләр Ютазы районындагы бер объектта тәмамланган.
«Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль проекты буенча эшләр тәмамланырга бер проценттан да кимрәк калган. Чаллы шәһәрендә урнашкан 3 объектта эшләр дәвам итә.
Бу атнада Буа районында «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү өлешендә соңгы объект төзелеп беткән.
Муниципаль берәмлекләрнең әзерлек паспортларын рәсмиләштерү эше төгәлләнеп килә. Хәзерге вакытта республиканың 44 муниципаль берәмлеге тиешле паспортлар алган.
Республиканың төзелеш комплексында җитештерүдә имгәнүләрне кисәтү буенча эш туктатылмый. Гадәттән тыш хәлләр санын киметүгә контроль-күзәтчелек чаралары юнәлдерелгән. Ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар тарафыннан 2 мең 559 тикшерү уздырылган, шул исәптән 1 мең 334 - төзелеш объектларына барып. Тәртип бозучыларга карата дисциплинар чаралар 2098 тапкыр кулланылган.
Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе белгечләре тарафыннан административ җаваплылык турында 533 карар чыгарылган. Ел башыннан ведомство тарафыннан барлыгы 1 мең 524 тикшерү оештырылган. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе ел башыннан бирле 2 мең 507 контроль-күзәтчелек чарасы уздырган. Ачыкланган 4 мең 994 хокук бозуның 4 мең 850е бетерелгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез