Газетага язылу

Татарстанда 30 градуслы эсселәрнең кайчанга кадәр дәвам итәчәген әйттеләр

Татарстанда атна ахырына кадәр эссе һава торышы сакланачак.

Бу хакта Республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итте.

Синоптикларның мәгълүматлары буенча, хәзер республикада һава шартларын югары атмосфера басымы билгели. Шуның нәтиҗәсендә республикада коры һәм җылы һава торышы башланды. Шунлыктан бүген көндез температура +25..+28 градуска җитте.

Иртәгә, 21 июльдә, явым-төшем көтелми. Төнлә температура +13..+18 градус, көндез һава +25..+30 градус җылы булачак.

Чәршәмбе, 22 июльдә, төнлә коры һава торышы саклана, әмма көндез һәм кичен республиканың көнбатыш районнарында яңгырлар булуы ихтимал. Төнлә температура +15..+20 градус, көндез +25..+30 градус тәшкил итә.

Пәнҗешәмбе, 23 июльдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Төнлә +15..+20 градус булса, көндез термометрның терекөмеш баганасы +23..+28 градуска, республиканың көнчыгыш районнарында +31 градуска кадәр күтәреләчәк.

Республиканың гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, 24 һәм 25 июльдә Татарстанда җылы һәм тотрыксыз һава торышы саклана. Көндез температура +25..+30 градус тәшкил итә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре