Әлки районының Базарлы Матак авылында яшәүче 30 яшьлек ир-аттан 620 грамм марихуана алганнар.
Полиция хезмәткәрләренә әлеге ир-атның наркотиклар сакларга мөмкин булуы турында хәбәр кергән, дип яза “Татар-информ”. Өен тентегәндә, алар, чыннан да, киндер исе килгән үләнле пакетка тап булган.
Экспертиза полиция хезмәткәрләре кулга төшергән пакеттагы үләннең үсемлек чыгышлы наркотик – марихуана булып торуын билгеләгән.
Ир-ат аны бер авыл янында җыюы, шуннан соң, киптереп, үзенә куллануга калдыруы турында сөйләп үткән.
“Наркотик матдәләрне законсыз сатып алу, саклау, җитештерү, эшкәртү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез