Газетага язылу

Татарстанда 30 яшьлек ирнең ашлык әйләндергечкә кысылып гомере өзелгән

Югары Ослан районында 30 яшьлек ир-ат ашлык әйләндергечкә кысылып үлгән.

Фаҗига бүген төнге берләр тирәсендә булган. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат үзәге хәбәр итә. Ир алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

Хәзер эш бирүченең (ул Татарстандагы предприятиеләрнең берсе) хезмәтне саклау турындагы законны үтәвен тикшерәләр. Тикшерүне район прокуратурасы контрольдә тота.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре