Газетага язылу

Татарстанда 300 тәрбияче 120шәр мең сум алачак

Татарстанда “Безнең яңа тәрбияче – 2026” республика бәйгесендә җиңүчеләр билгеләнгән.

Гариза тапшырган 345 педагогның 300е 120 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак. Быел бәйгедә катнашуга республиканың төрле районнарыннан 345 тәрбияче гариза тапшырган. Алар һөнәрләренә бәйле сораулар буенча тест узган, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүнең гадәти булмаган ысулларын һәм заманча технологияләрне куллануны күздә тоткан проектларын жюрига тәкъдим иткән. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча бәйгедә җиңгән 300 тәрбияченең һәркайсына 120шәр мең сум биреләчәк. Бәйге республикада 2025 елда башланган. Бурычы – балаларны үстерүгә карата сакчыл, нәтиҗәле ысуллар кулланучы тәрбиячеләрне эзләп табу.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре