Бүген, 9 августта, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшемнәр көтелми. Бу хакта Татарстан Гидромететеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә 11-16 градус, көндез 27-32 градуска кадәр эссе булыр дип фаразлана.
Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче «халык синоптигы» Рәис Шәкүров, август ае урак өчен бик яхшы киләчәк, дип ышандырган иде.
– Яңгырлар күренми, коры булырга охшаган. Ашлыкны җыеп алгач, киптерәсе дә булмаячак, диде ул. Аның фаразлары буенча, яңгырлар 29 август тирәләрендә башланачак.
https://vatantat.ru/2023/07/118730/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез