Татарстанда 32 градус җылы булачак

Бүген Татарстанда аяз, эссе һава торышы көтелә. Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, республикада явым-төшем көтелми.

Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 4-9 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һаваның минималь температурасы +7..+12 градус, республиканың көнбатыш районнарында +17 градус җылы булачак. Көндез термометр баганалары +27...+32 градуска кадәр күтәреләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре