Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, көндез һава температурасы +23...+28 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнге сәгатьләрдә +10...+15 градус. Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка борылып, секундына 4-9 метр тизлектә исәчәк. Көндез, көчәеп, секундына 12 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Казанда да явым-төшем көтелми. Көндез +26...+28, төнлә +13...+15 градус.
Моңа кадәр Гидрометеоүзәктән хәбәр ителгәнчә, бу атнада Татарстанда җылыта. Яңгырлардан соң төбәккә эссе җәйге һава кире кайта. Ял көннәрендә һава температурасы +32 градуска кадәр күтәреләчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез