Бүген Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау уза. Республикада яшәүче 32 мең кеше "Мобиль сайлаучы" хезмәте аша тавыш бирү теләген белдергән. Бу хакта бердәм мәгълүмат үзәгендә узган брифингта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.
"Безнең "Мобиль сайлаучы" хезмәте нәтиҗәле эшли. Татарстанда 32 мең кеше әлеге хезмәттән файдалану теләген белдерде. Бу - кирәкле һәм уңайлы хезмәт", - диде Андрей Кондратьев.
1 июльгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 2 926 245 кеше тавыш бирү хокукына ия.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез