Газетага язылу

Татарстанда 33 градус салкын булачак

Бүген Татарстанда аномаль салкын һава торышы саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Республикада аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Җилнең тизлеге секундына 3-8 метрга җитәчәк.

Һаваның минималь температурасы төнлә һәм иртән -24°... -29 °, аязганда -33° градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез температура -16°...-21° градус булыр дип көтелә.

Юлларда бозлавык булганлыктан сак һәм игътибарлы булу сорала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре