Татарстанда көннәр тагын да суытачак. 4-9 гыйнвар аралыгында республикада аномаль салкыннар көтелә. Синоптиклар шулай дип кисәтә.
Аномаль салкыннар аркасында республикада хәтта шторм кисәтүе игълан иттеләр. Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, җомга, шимбә көннәрендә көндез -18, -24 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Төнлә -28 градус, урыны белән -34кә кадәр суытачак. 7-9 гыйнварда көннәр бераз җылыначак. Ул көннәрдә көндез -18 градус, төнлә -19,-24 градус, урыны белән -30 градуска кадәр салкын булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез