Газетага язылу

Татарстанда 34 яшьлек ир экскаватор чүмече өстында калудан үлгән

Мамадыш районы Грахань авылы янындагы кырда ир-ат экскаватор чүмече өстенә төшүдән үлгән.

Мамадыш районы Грахань авылы янындагы кырда монтаж эшләре барышында 34 яшьлек төзелеш оешмасы хезмәткәре экскаватор чүмече астында калган. Эшче, хастаханәгә озатылганда, юлда вафат булган. Тикшерүчеләр “Кеше үлеменә китергән хезмәтне саклау таләпләрен бозу” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, эшче тимер аслыкларны сүткәндә, экскаваторчыдан бер аслыкны чүмече белән күтәрүне сораган. Шулчак чүмеч үзеннән-үзе фирма хезмәткәре өстенә килеп төшкән. Ул бик нык җәрәхәтләнгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре