Газетага язылу

Татарстанда +35 градус эссе булачак

Якшәмбе көнне Татарстанда температура +35 градуска кадәр күтәреләчәк.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» башлыгы Сергей Захаров сөйләде, дип яза Татар-информ.

«Республикада эссе һава торышы урнашты – максималь температура 29-31 градус. Һава торышы тотрыксызлыгы белән характерлана – яңгырлар, урыны белән бозлы яңгырлар. Бүген көндез һәм кичен кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә. Һаваның максималь температурасы 26-31 градус тәшкил итәчәк», - диде метеоролог.

24 һәм 25 июльгә яшенле яңгыр һәм эссе һава торышы сакланачак. Шимбә +33 градуска кадәр, якшәмбе һәм дүшәмбе +35 градуска кадәр булачак. Сишәмбе көнне температура бераз +23...+28 градуска кадәр төшәчәк, дип өстәде ул.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре