Газетага язылу

Татарстанда 35 градуслы салкыннар көтелә

Татарстанда якын көннәрдә суытып җибәрәчәк. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, төнге температура -26, ә көндез -25 булачак.

24-25 гыйнварда төнлә -30, урыны белән -35 градуска кадәр салкын булачак.

26 гыйнварда салкын һава торышы сакланыр дип фаразлана. Төнлә -28, урыны белән -32, көндез -12 дән -17 гә кадәр салкын көтелә.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә ерак юлларга чыгудан тыелып торырга киңәш итә. Көчле салкыннарда техник җитешсезлекләр һәм юл-транспорт һәлакәтләре куркынычы арта.

Автоинспекторлар юлга чыгар алдыннан автомобильне җентекләп тикшерергә, һава торышы буенча киенергә, үзең белән җылы әйберләр, кайнар чәй алырга һәм ягулык запасы алырга кирәклеген искәртә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре