Газетага язылу

Татарстанда 4 ай эчендә мошенниклар 1,5 миллиард сумга якын акча урлаган

– Бу елның 4 ае буенча исәпләсәк, республикада мошенникларга бәйле вазгыять киеренке булудан туктамый, – дип хәбәр итте Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов. – Шушы вакыт аралыгында кырыгалдарлар миллиард ярым сумнан артык акча үзләштергән.

Соңгы арада булган алдану очракларына гына тукталыйк. Казанда яшәүче 66 яшьлек ир апрельдә 3 миллион сумыннан колак каккан. Мошенниклар, акчаң җинаять юлы белән табылган, дип куркыта ирне. Акчаның законлы юл белән эшләнгәнен исбатлау өчен, декларация тутыру зарурлыгы белән бу сумманы курьерга бирергә күндерәләр. Чаллыдан бер ир шундый ук юл белән 4,5 миллион сум акчасын «тикшерергә» биреп җибәргән. Шушы ук схема буенча республикада 11 һәм 17 миллион сум акчаның башына җиткән очраклар да бар.

– Бер банк та, полиция дә акчаның законлы булуын исбатлауны таләп итми, – дип кисәтә Рәдис Йосыпов. – Болар барысы да – мошенниклар схемасы. Быел Татарстанның Эчке эшләр министрлыгына берничә тапкыр республикада яшәүчеләр исеменә СИМ-карта дубликатлары рәсмиләштерелгән дигән хәбәр килде. Россиянең бөтенләй башка төбәкләрендә бездә яшәүчеләр исеменә дистәгә якын яңа СИМ-карталар ачалар. Мошенниклар, элемтә операторларын яллап, шәхси мәгълүматлар базасына керү мөмкинлеге алалар. Сезнең исемгә ачылган СИМ-карталар аша Россиянең теләсә кайсы почмагында яшәүчеләрне алдыйлар, нәтиҗәдә сезне җинаять эше буенча тикшерергә мөмкиннәр. Үзегезне саклар өчен, кредит һәм яңа СИМ-карта алуга тыю урнаштырырга киңәш итәбез. Шәхси кабинетыгызда «ышанычлы контакт» булдырыгыз. Сез акча күчерүгә кадәр  җитсәгез дә, ул кешегә шалтыратып, сезне туктатып калу мөмкинлеге булачак.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре