Газетага язылу

Татарстанда 4 мартта хәбәр итү системаларын тикшерү өчен сиреналар кабызылачак

Татарстанда 4 мартта планлы рәвештә республика хәбәр итү системасын тикшерү узачак.

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында ачыклаганча, 10:40 һәм 10:45 сәгатьтә электр сиреналары һәм тавышлы сиреналар кабызылачак (башта республика, аннары муниципаль дәрәҗәдә), ә 10:43 сәгатьтә мөһим хәбәр тапшыру өчен теле- һәм радиоканалларны тоташтыру булачак.

Илнең төбәкләрендә хәбәр итү системаларын бөтенроссия тикшерүе елга ике тапкыр – язын һәм көзен уза.

Халыкка тынычлык сакларга киңәш ителә. Сиренаны ишетмәвегез турында хәбәр итү кирәкми.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре