Аның хисабына балалар бакчасы, түгәрәкләр, спорт секцияләре, иҗат студияләре өчен түләргә мөмкин.
Ел башыннан бирле Татарстанда 4 меңнән артыграк гаилә баласын укыткан өчен ана капиталы белән түләгән. Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге бу максатка 36 миллион сумнан артыграк акча юллаган.
Быел ана капиталы күләме беренче балага 690 266 сум, икенче балага 221 895 сум (беренче баласына акча алмаучыларга – 912 162 сум) тәшкил итә.
Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле Татарстанда 50 меңнән артыграк гаилә балаларын укытуга шушы акчаны тоткан инде. Ана капиталы белән шулай ук балалар бакчасы, түгәрәкләр, спорт секцияләре, иҗат студияләре өчен, чит телләр курслары, машина йөртергә өйрәткән өчен түләргә мөмкин. Ләкин шарты бар: оешманың мәгариф эшчәнлегенә лицензиясе булырга тиеш.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез