Суд Әгерҗе районында яшәүче 68 яшьлек бер ир-атны законсыз төстә корал саклауда гаепле дип таныган. Бу хакта Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Пенсионерның 1980 елның августыннан 2021 елның сентябренә кадәр торагында кыска көпшәле ау коралын законсыз саклавы билгеләнгән. Тентү вакытында полиция хезмәткәрләре коралны табып, законсыз әйләнештән алган.
Суд хөкеме алдына баскан ир үз гаебен таныган. Ул бер елга ирегеннән мәхрүм ителгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез