Газетага язылу

Татарстанда 40 мең кеше авыл хуҗалыгында озак еллар эшләгән өчен өстәмә түләү алачак

2026 елда Татарстанда 40 515 кеше авыл хуҗалыгында озак еллар эшләгән өчен өстәмә түләү алачак. Аның күләме картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә кертелгән фиксацияләнгән түләүнең 25 процентын тәшкил итә. Бу хакта Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

«Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184 сумга җитә. Россия Социаль фондында Татарстаннан барлыгы 1 099 855 кеше пенсия ала. Төбәктә картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме - 26 550 сум», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Авыл хуҗалыгында 30 һәм аннан да күбрәк ел стажы булган эшләмәүче пенсионерларның, авыл җирендә яшәвен дәвам итсәләр, арттырылган пенсия алырга хакы бар. Бу өстәмә иминият пенсиясен билгеләгәндә автомат рәвештә рәсмиләштерелә һәм өстәмә белешмәләр таләп ителми. Пенсионер соңрак шәһәргә күчсә дә, авыл стажы өчен өстәмә түләү хокукы саклана.

«Өстәмә түләү хокукына авыл хуҗалыгында РФ Хөкүмәте исемлегенә кертелгән вазифаларда эшләүчеләр ия. Исемлектә 500дән артык һөнәр (тракторчы, агроном, зоотехник, ветеринария табибы, машина белән сыер саву остасы һ.б.) бар», – дип аңлатты Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре