Татарстанда браконьерлыкта гаепләнүче ике ир-атка карата кузгатылган эш судка тапшырылды. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Тикшерү фаразлавынча, февраль аенда ике ир-ат Мамадыш районының Соколка авылы янында Кама елгасында законсыз рәвештә берничә чөгә балыгы тоткан. Браконьерлар китергән зыян 40 мең сумнан артып киткән.
Ир-атлар үз гаебен таныган һәм зыянны каплаган. Эш судка тапшырылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез